tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән районының татар мәдәниятен сөючеләре Каскараның “Юность” мәдәният һәм ял үзәгенә җыелдылар
Төмән районының татар мәдәниятен сөючеләре Каскараның “Юность” мәдәният һәм ял үзәгенә җыелдылар

Төмән районының татар мәдәниятен сөючеләре Каскараның “Юность” мәдәният һәм ял үзәгенә җыелдылар

Бүген Төмән районының татар мәдәниятен сөючеләре Каскараның “Юность” мәдәният һәм ял үзәгенә җыелдылар. Балалар монда «Таң йолдызы», өлкәннәр «Халык сәнгате», «Уйна гармун» конкурсларында катнаштылар. Бу инде ел саен бәйрәм рәвешендә каршы алына, алдан ук ныклап әзерләнә торган ярышлар.

Каскара, Талмыхан, Ямбай, Индрәй, Шыкча, Муллаш, Салаир, Новотарманское, Боровский, Винзили, Акъярда яшәүчеләр оештыручылар тарафыннан билгеле вакытка чакырылган иде. Бу аларны көне буе үз чиратларын көтеп ялыгудан коткарды. Гомумән, Төмән район мәдәният идарәсе һәм татар милли-мәдәни автономиясе оештырган бу чараны югары дәрәҗәдә бәяләделәр. Чыгыш ясаучылар өчен барлык уңайлыклар да булдырылган, жюрига да ял итәргә мөмкинлек бирелә, чөнки 170ләп номерны бәяләү җиңелләрдән түгел. Фотозоналарның да төрлесе әзерләнгән.

Чыгышлар арасында нәфис сүз белән дә сөендерделәр. Балалар аңлап, эчтәлекле итеп җирле шагыйрьләрнең, татар халкының билгеле авторларының әсәрләрен алганнар. Темалар сайлаганда елның гаиләләргә багышлануы да искә тотылган. Бәйрәм дә гаилә темасын үзәккә алган вокал-хореографик сәхнәләштерелгән күренештән башланып китте. Гаилә белән катнашучылар да булды.

Декоратив-кулланма сәнгать әсәрләре ел саен яңара, сыйфаты яхшыра, яңача эшләр өстәлә. Курчаклар, картиналар, хәситәләр, муенсалар, интерактив уен һәм башкалар милли төсмер белән балкып торалар.

Вокал юнәлешендә халык вокалы номинациясен үз итүчеләр күп, бу шатландыра, әлбәттә. Эстрада вокалы номинациясендә, күбесенчә, Илнара Абдрәхипованың төрле авылларда туплаган төркемнәре, җырчылары үзләрен күрсәттеләр. Ә менә хореографиядә аерым катнашучылар күпчелекне тәшкил итә, көчле, сыйфатлы бию белән үзләрен танытучы коллективлар кимегән. Әле гармаунчылар турында әйтергә онытып торам икән бит: ничә елдан бирле Индрәйнең гармунчылар ансамбльләре алдынгылыкны бирмиләр. Иң шәп гармунчылар Индрәйдә хәзер. Илгиз Ихсановның бер укучысы Салават Сәитов өлкә бәйгесендә җиңү яулады. Фольклорда да уңышлы чыгышлар булды.

Алып баручы Гөлфия Әмирова 24 мартта шул ук залга район милли сәнгать осталарының гала-концертын карарга чакырды. Иң затлылары гына булачак инде анда. Кемнәр икәнлеге әлегә сер булып саклана.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*