tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Питрәчтә Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды катнашында гаилә бәйрәме узды
Питрәчтә Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды катнашында гаилә бәйрәме узды

Питрәчтә Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды катнашында гаилә бәйрәме узды

Питрәчтә Бөтенроссия “Татар гаиләсе” катнашында гаилә бәйрәме узды. Әлеге чарада җырчы Гузәлем яулык бәйләү буенча хатын-кызлар өчен мастер класс уздырды. Актив оештыручыларга Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды директоры Миләүшә Гайфуллина рәхмәт хатлары тапшырды. Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов белән районда Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының бүлеген ачу турында эшлекле сөйләшү булды.

“Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фонды – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында оештырылып, 2006 елда РФ Юстиция министрлыгында теркәлде. Оешма рухи-әхлакый, милли-мәдәни һәм гаилә йолаларын яңарту; массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә татар гаиләсе дәрәҗәсен үстерү; Русия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда яшәүче татар гаиләләренең милли үзаңын үстерү максатларына хезмәт итә. Фондның “Иң яхшы татар гаиләсе” исемле дипломнарын тапшыру тәҗрибәсе бар. Фондның беренче рәисе булып танылган драматург, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Туфан Габдулла улы Миңнуллин торды.

Фонд татар гаиләсенә кагылышлы рухи-әхлакый мәсьәләләр, балалар сәламәтлеген саклауда ата-ана роле, сәламәтлек һәм актив яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган республика, гомумроссия, регионара, чит ил мәдәни-массакуләм һәм мәгърифәти чаралар үткәрүгә иганәчелек итә, оештыруда катнаша һәм методик ярдәм күрсәтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*