tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә “Бөтен гаилә белән укыйбыз” бәйгесенә йомгак ясалды
Төмән өлкәсендә “Бөтен гаилә белән укыйбыз” бәйгесенә йомгак ясалды

Төмән өлкәсендә “Бөтен гаилә белән укыйбыз” бәйгесенә йомгак ясалды

Төмән өлкәсенең “Истоки” этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасы уздырган “Бөтен гаилә белән укыйбыз” дип исемләнгән бәйгегә йомгак ясалды.

Гаилә елына багышланган Туган(татар телендә) узган бәйгедә өлкәбезнең Аромаш, Вагай, Тубыл, Төмән районы мәктәпләреннән, Тубыл шәһәре мәктәпләреннән шигырь яратучы сәләтле балалар ата-аналары, әби-бабалары, апа-сеңелләре белән татар телендә шигырь сөйләүләрен, укуларын, тыңлауларын видеога төшереп оештыручыларга җибәрделәр. Кыска гына сюжетны төшереп алу өчен дә зур әзерлек кирәк. Катнашучылар алдан сорауларны әзерләп, постановканың планын язып, максатын аңлатып бу эшне лаеклы башкардылар. Телефондагы камерага төшергәндә дә каушап китүчеләр була. Гаиләне җыеп, катнашучылар белән репетиция эшләүләре, тырышып берничә дубль төшерүләре мактауга лаек. Нинди киемдә видеога төшүне дә уйлап эшләнгән сезнең хезмәтегез игътибарсыз калмады Бәйгедә өлкән яшьтәге катнашучылар ихлас күңелләре белән балаларына, оныкларына ярдәм иткәннәрен, туган телгә мәхәббәт тәрбияләгәннәрен күрсәтте бу бәйге.

Татар телендә, онлайн форматта узган бәйгегә абруйлы жюри әгъзалары нәтиҗә ясадылар. Жюри рәисе Төмән өстәмә һөнәри белем бирү өлкәсенең “Төмән региональ мәгарифне үстерү дәүләт институты”ның педагогика һәм психология кафедрасы доценты Аслу Фәйзуллина, Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институты (Төмән дәүләт университеты филиалы) профессоры, филология фәннәре докторы Гүзәл Фәйзуллина, филология фәннәре кандидаты, башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы доценты Лилия Фәизова, РФнең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре, ТРның атказанган укытучысы Асия Зимагулова, ТРның журналистлар берлеге әгъзасы, өлкә газетабыз “Яңарыш”ның Тубыл шәһәре һәм районы буенча үз хәбәрчесе Римма Умитбаева иң яхшыларын сайладылар.

Беренче урынга Назыйровлар гаиләсе ( В.Д. Кармацкий исемендәге Аромашево урта гомуми белем бирү мәктәбе, Көсәйкүл төп гомуми белем бирү мәктәбе) лаек булды.

Икенче урынны Айдуллиннар гаиләсе (Тубыл шәһәре 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе) һәм Фәйзуллиннар гаиләсе (Ә. Аширбәков исемендәге Ямбай урта гомуми белем бирү мәктәбе) алдылар.

Өченче урынга чыктылар: Зөлбөһәровлар гаиләсе (Х.Х.Яхин исемендәге Шыкча урта гомуми белем бирү мәктәбе) һәм Вагай районы, Тукыз авылыннан Сәйдуллиннар гаиләсе, “Тукыз кызлары” сәхнәләштерелгән күренеш.

“Бөтен гаилә белән укыйбыз” бәйгенең төп оештыручысы “Истоки” этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасы җитәкчесе Әлфия Петухова:“Һәр катнашучыга, жюри әгъзаларына рәхмәтләремне белдерәм. Видеоязмалар бик матур, эчтәлекле, игътибарга лаек булды. Габдулла Тукайның “Туган тел”ен һәм башка танылган шагыйрьләребез белән бер рәттә җирле авторларыбыз Гөлфизәр Абдрахманова, Сөнгатулла Бекенинның шигырьләрен тыңладык. Башкаручылар оста, килештереп, сәнгатьле сөйләделәр. Татар шигъриятенә, әдәби иҗатка мәхәббәт, кызыксыну уяткан бәйгедә җиңүчеләрне, катнашучыларны ихлас күңелебездән котлыйбыз. Җиңүчеләр, катнашучылар диплом һәм сертификатлар белән бүләкләнәчәкләр,”-диде.

Бәйгегә килгән видеоязмаларның, катнашучыларның матур, мәгънәле чыгышларын күп караучылар, комментарийлар булды. Айдуллиннар, Әминовлар, Зәнкиевлар, Зөлбөһәровлар, Назыйровлар, Мәмәтгалиевлар, Исламовлар, Кузиевалар, Сәйдуллиннар, Сөләймановлар, Уразовалар, Фәйзулллиннар, Юнусовлар гаиләләренә, барлык татар теле һәм әдәбият укытучыларына уңышлар телибез. Киләчәктә дә сезгә иҗади бәйгеләрдә катнашырга язсын. Сез туган телне, гореф-гадәтләребезне саклаучылар, милли йолаларыбызга хөрмәт тәрбияләүчеләр.

Римма Умитбаева.

Тубыл.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*