tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Казанга килә башлады
XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Казанга килә башлады

XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Казанга килә башлады

Бүген Казанда XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башлана. Әлеге минутларда Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә форум катнашучыларын теркәү бара.Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 50гә якын регионыннан,10 га якын чит илдән, шулай ук Татарстаннан 800 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак.

Җыенның беренче көнендә катнашучылар төркемнәргә бүленеп дискуссион мәйданчыклар эшендә катнашачаклар.

5 март көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы узачак. Биредә РФ төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарларыннан торган күргәзмә-ярминкә дә оештырылачак.

Программаның өченче көнендә җыенда катнашучылар Татарстан Республикасының Кукмара муниципаль районына сәфәр кылачаклар. Биредә алар җирле эшмәкәрләренең хуҗалыклары һәм эш тәҗрибәсе белән танышачаклар. Шулай ук бу сәфәр эшлекле элемтәләр булдыру өчен дә ярдәм итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*