tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиңүне бергәләп якынайтыйк
Җиңүне бергәләп якынайтыйк

Җиңүне бергәләп якынайтыйк

Советский “Ак калфак”лылары махсус хәрби операциягә җибәрер өчен ел дәвамында зур күләмдә ярдәм күрсәтеп тора. Гуманитар ярдәм күрсәтү йөзеннән кызларыбыз күңел җылысын биреп пешергән чәкчәк, киптерелгән токмач, җылы оекбаш, балаклава, медицина кирәк-яраклары булдыру өстенә сеткалар үрүгә керештеләр. Бүген алар 8нчесен үргәннәр. Бер сетка үрү өчен ике көн чамасы вакыт китә икән. Нинди җитез кызлар яши Советский шәһәрендә…

Өстәп шуны да язып үтәсе килә. Советский шәһәре “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гүзәлия Гатауллинаны шушы көннәрдә Башкортстан республикасы күкрәк тамгасы, медаль, белән бүләкләде. Ихластан котлыйбыз, алда тагын зур уңышларга ирешүегезне теләп калабыз, Гүзәлия!

Гуманитар ярдәм күрсәтүдә төбәк шәһәрләрендәге татар оешма җитәкчеләре даими катнашып килә. Әйе, ярдәмнең бәһасе юк аның. Кая кирәк, сугышлар туктасын да, ир-егетләребез тизрәк гаиләләре янына исән-сау әйләнеп кайтсын.

Чыганак: Татарлар – Сургут

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*