tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза “Кагау” Сәүдә Үзәгенә дин нигезләре, татар халкының үткәне белән танышырга җыелдылар
Пенза “Кагау” Сәүдә Үзәгенә дин нигезләре, татар халкының үткәне белән танышырга җыелдылар

Пенза “Кагау” Сәүдә Үзәгенә дин нигезләре, татар халкының үткәне белән танышырга җыелдылар

Пенза “Кагау” Сәүдә Үзәгенә бу якшәмбедә балалар ана теле дәресенә генә түгел, ә дин нигезләре, татар халкының үткәне белән танышырга җыелдылар.

Берничә дәрестә генә борынгы бабаларыбыз үткән юллар белән таныша башласалар  да, алган белемнәр истә калган. Азат Акмаев ислам дине нигезләре белән таныштыруны дәвам итте. Балаларның кызыксынучанлыгы йөзләренә чыккан иде. Алмаз абыйлары бу юлы татарның милли киемнәр атамалары белән таныштырды. Бөек Тукайның “Шүрәле” поэмасы буенча төшерелгән мультфильм карау, балаларда зур кызыксыну уятты.

Гадәттәгечә, балалар дәрескә кергәч, әти-әниләр чәй өстәле артында Бакир абый белән Пенза татарларын борчыган мәсьәләләргә тукталдылар, нинди юллар, нинди чаралар ярдәмендә өлкәдә татар рухын күтәрү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

 Пенза өлкәсе “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Васильева Эльмира 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*