tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барнаулда Себер федераль округындагы татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды
Барнаулда Себер федераль округындагы татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды

Барнаулда Себер федераль округындагы татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев эш сәфәре белән Алтай краенда. Биредә ул Себер федераль округындагы татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашу уздырды. Утырышны Алтай крае татар милли-мәдәни мохтарияты җитәкчесе Әмир Әминов ачты. Бүгенге чарада Алтай каре, Кемерово, Новосибирск, Омск, Томск өлкәләре,  Красноярск краенда яшәүче милләттәшләребез катнашуын җиткерде.

Ул мондый утырышларның 2018 нче елдан бирле үткәрелүен һәм Алтай краенда татарлар белән очрашулар Новосибирск, Томск, Прокопьевск, Омск шәһәрләрендә үтүен искә төшерде.

Милли оешма җитәкчеләре Милли Шура рәисенә быел үзләрендә үткәреләчәк чаралар, проектлар хакында җиткерде. Утырышта Бөтендөнья татар конгрессының эш планы хакында фикер алыштылар.

Очрашу Алтай крае халыклар йорты залында концерт һәм Алтай крае татар иҗтимагый берләшмәләре активистларын бүләкләү белән дәвам итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*