tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкала үзәгендә күпсанлы мәйданчыклар әзерләнә. Биредә “Печән базары” узачак!
Башкала үзәгендә күпсанлы мәйданчыклар әзерләнә. Биредә “Печән базары” узачак!

Башкала үзәгендә күпсанлы мәйданчыклар әзерләнә. Биредә “Печән базары” узачак!

29-30 август Иске татар бистәсе сәүдә, алыш-биреш, фикер алышу, җыр-моң тавышларына, милли аш-су исләренә тулачак. Биредә “Печән базары” узачак.

Казан халкы яратып өлгергән дизайн-маркет һәм яңа татар музыкасыннан тыш, фестиваль кунаклары өчен күпсанлы мәйданчыклар әзерләнә. Фудкортта сезне – тәмле милли ашлар, Ачык университетта – рухи азык көтә. Без сезне шәһәр үзәгендә татарча һәм заманча ял итәргә дәшәбез! Дусларыгызны, туган-тумачаларыгызны, күрше-күләнне чакырырга, базарга киясе матур милли киемнәрегезне әзерләп куярга онытмагыз!

Дресс-код: милли кием

🗓 29-30 август, 12:00-22:00
📍 Иске Татар бистәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*