tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрының “Могҗиза” студиясе Бөтенроссия фестивалендә Лауреат исемен алды
Тинчурин театрының “Могҗиза” студиясе Бөтенроссия фестивалендә Лауреат исемен алды

Тинчурин театрының “Могҗиза” студиясе Бөтенроссия фестивалендә Лауреат исемен алды

К. Тинчурин исемендәге театрда эшләп килүче сәламәтлеге чикләнгән балаларның “Могҗиза” театр студиясе “Поколение NEXT” Бөтенроссия фестивалендә Лауреат исемен алды. Артистлар конкурста Г.Камал һәм К.Тинчурин әсәрләре буенча куелган “Серле тартма” могҗизалы тамашасын тәкъдим итте.

Инсценировка авторы һәм режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, сәхнә теле укытучысы – Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова, пластика һәм бию укытучысы – Салават Хәбибуллин, сәхнә бизәлеше – Әлфия Вәлиева, Фәнис Шәмсетдинов, музыкаль бизәлеш – Алмаз Ахунов, студиянең кураторы – Зөлфия Бәшәрова.

tinchurinteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*