tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Ташкент шәһәрендә “Татар кызы” бәйгесенең оештыру комитеты утырышында катнашты
Данис Шакиров Ташкент шәһәрендә “Татар кызы” бәйгесенең оештыру комитеты утырышында катнашты

Данис Шакиров Ташкент шәһәрендә “Татар кызы” бәйгесенең оештыру комитеты утырышында катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Үзбәкстан Республикасында. Биредә ул Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинетының милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән эшләү комитеты рәисе – министр Рөстәмбәк Корбанов белән очрашты.

Шулай ук монда 28-30 октябрь көннәрендә узачак, Ташкент шәһәренең Татар мәдәни үзәгенең 30 еллыгы, Үзбәкстан татарлары тарихына багышланган фәнни-гамәли конференция һәм Халыкара “Татар кызы” бәйгесенең финалын уздыру мәсьәләләре буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Утырышта шулай ук Ташкент шәһәренең Татар мәдәни үзәге рәисе Ришат Нәбиуллин, Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиле Айдар Ахтареев, Халыкара “Татар кызы” бәйгесен уздыру Дирекциясе президенты Лена Колесникова, дирекциянең башкарма директоры Гүзәлия Гиниятуллина катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*