tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан Республикасының Кыйгы төбәгендә яшәүче милләттәшләребез Бөтендөнья татар конгрессында булды
Башкортстан Республикасының Кыйгы төбәгендә яшәүче милләттәшләребез Бөтендөнья татар конгрессында булды

Башкортстан Республикасының Кыйгы төбәгендә яшәүче милләттәшләребез Бөтендөнья татар конгрессында булды

Бүген , 23 сентябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Башкортстан Республикасының Кыйгы төбәгендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашу узды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков килгән кунакларга Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның рәхмәт сүзләрен җиткерде:

-Сезне Татарстан Республикасында күрүебезгә без бик шатбыз. Башкортстан белән Татарстан арасында һәрвакыт тыгыз элемтә сакланып килде. Киләчәктә дә бу җылы мөнәсәбәтләр югалмас диеп ышанабыз.

Очрашу вакытында татар халкының мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклау, үстерү буенча сөйләшү һәм Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов белән әңгәмә булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*