tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсеннән Назлыгөл Мистякова: «Татар яшьләре көннәре» канатлар куйды
Ульяновск өлкәсеннән Назлыгөл Мистякова: «Татар яшьләре көннәре» канатлар куйды

Ульяновск өлкәсеннән Назлыгөл Мистякова: «Татар яшьләре көннәре» канатлар куйды

«Өмет» газетасында Ульяновск Татар мәдәнияте үзәге методисты Назлыгөл Мистякованың «Татар яшьләре көннәре» канатлар куйды» дигән язмасы чыкты.

Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә беренче эш көнем «Татар яшьләре көннәре»ндә башланды

Бик кызыклы хәл, әйеме? Газета аша сезнең көнләшүле карашларыгызны тоям. Көнләшмәслек тә түгел, мин бит ут кебек дәртле, талантлы яшьтәшләрем арасында булып кайттым! Сезгә дә шул вакыйга турында җиткерәсем килә.

1 сентябрьдән 5 сентябрьгә кадәр Казанның Боровое Матюшино бистәсендә урнашкан «Волга» яшьләр үзәгендә XXXII нче Татар яшьләре көннәре узды. Әлеге чараның төп максаты – Татарстанда һәм чит төбәкләрдә эшләп килүче татар яшьләре оешмаларын берләштерү, аларның эшчәнлеге буенча тәҗрибә алмашу һәм, гомумән, катнашучылар өчен татар мохите булдыру иде.

Оештыручылар бик эчтәлекле, мавыктыргыч программа әзерләгәннәр. Без көн саен Татарстанның танылган шәхесләре тарафыннан үткәрелә торган остаханәләргә йөрдек. Казан федераль университеты доценты, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты Николай Максимовның – татар теле, археолог, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗинның – тарих дәресләре, «Таяну ноктасы» тапшыруын алып баручы Луиза Закированың – журналистика, Роза Ибраеваның – бию, Р.Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты, җырчы Айсылу Габдинованың вокал буенча мастер-класслары күпләр өчен файдалы булды.

Төрле өлкәләрдә эшләп килүче татар яшьләре оешмалары делегатлары үз проектлары турында сөйләде, ә кичләрен без квестларда, конкурсларда актив катнаштык, дөрләттереп татар дискәтүкләрендә биедек.

Программа кысаларында шулай ук Казанның Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрына барып, «Йосыф» спектаклен карадык.

Әлеге чарага Ульяновск өлкәсеннән без өчәү бардык – Ульяновскиның «Яңа дулкын» яшьләр оешмасы җитәкчесе Руслан Фаезов, Ильяз Айметов һәм мин, Татар мәдәният үзәге методисты Назлыгөл Мистякова. Белем туплап, яңа идеяләр җыеп, рухланып кайттык. Һәм алдыбызга Сембер татар яшьләрен берләштерүне максат итеп куйдык. Үз сафларыбызда халкыбызның киләчәгенә битараф булмаган, милләтебез белән горурланып яшәүче актив яшьләрне күрүебезгә бик шат булыр идек.

Кадерле дуслар, сезне Татар мәдәният үзәге бинасында (Нариманов пр., 25, телефон: 46-20-95) көтеп калабыз. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Ульяновск өлкәсеннән

Килдек ямьле Казанга

Татар яшьләре көннәрен

Бергә каршы алырга.

Без – яшьләрдә барлык өмет,

Без – татарның киләчәге!

Бу чарада белем алып, ял итеп

Өйләргә кайтыйк әле!

Өлкәләрдә дөрләттереп

Җыйыйк татар яшьләрен.

Горурланып әйтә алсын

Киләчәктә балаларым:

Рәхмәт, диеп, әтием,

Рәхмәт, диеп, әнием!

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*