tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе Казан балаларын “Тылсымлы зебра” аша үтәргә чакыра
“Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе Казан балаларын “Тылсымлы зебра” аша үтәргә чакыра

“Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе Казан балаларын “Тылсымлы зебра” аша үтәргә чакыра

26 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә  “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе яңа премьераны – “Тылсымлы зебра” театральләштерелгән интерактив тамашасын тәкъдим итәчәк. Исегезгә төшерәбез, спектакльләр вакытлыча А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк сәхнәсенә күчерелде.

Тамашаның махсус кунаклары 12-нче мәктәпнең һәм 116-нчы лицейның башлангыч сыйныф укучылары булачак.

Яшь тамашачыларны Фунтик, Бомбино, Беладония, Юлбарыс һәм башка яраткан мультфильм геройлары белән бергә узачак мавыктыргыч маҗаралар көтә. Алар чын детектив тикшерүе үткәрергә, явызларның планнарын бозарга һәм аларны тыныч, тату яшәргә өйрәтергә ниятли. Боларның барысын цирк тамашасы башланганчы эшләргә өлгерергә кирәк!

“Спектакльдә инновацион театр алымнары, хореографик композицияләр булдыруга креатив караш кулланыла. Без костюмнар сайлау һәм сәхнә бизәлешенә бик җитди карыйбыз. Спектакль, актерларның профессиональ талантлы уены белән бергә, бик динамик, эмоциональ һәм тулы булды. Моны балалар һәм аларның ата-аналары да билгеләп үтте”, – дип сөйләде арт-резиденциянең башкарма директоры Наталья Смирнова.

Балаларны шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юлда куркынычсыз тәртип өчен интерактив уен көтә. Бу эштә, башка персонажлар белән бергә, аларга Светофоша светофоры ярдәм итәчәк.

Билетларны “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе сайтында алырга була.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*