tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан Милли музее Милли костюм көненә чакыра
Башкортстан Милли музее Милли костюм көненә чакыра

Башкортстан Милли музее Милли костюм көненә чакыра

9 сентябрьдә Башкортстан Республикасы Милли музеенда милли традицияләрне саклау һәм милли киемгә карата кызыксыну уятуга юнәлдерелгән Милли костюм көнен бәйрәм итү кысаларында «ЭТНО стилендәге көн» чаралар циклы узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Бу көнне чарага милли костюмнан килгән кешеләргә музейга керү бушлай, диелә хәбәрдә.

Кунаклар өчен фотозона оештыру, Башкортстан Республикасында яшәүче халыкларның туй киемнәре турында тематик экскурсия үткәрү күздә тотыла, анда йолалар һәм традицияләр хакында сөйләячәкләр. Моннан тыш, музейга килүчеләр рус һәм чуваш чигүе, «Хараус» чигеше нигезләрен үзләштерә, курай ясарга, шулай ук башка матур итеп яулык бәйләргә өйрәнә ала.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*