tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Казахстан Республикасы Сәмәй шәһәренә бара
Васил Шәйхразыев Казахстан Республикасы Сәмәй шәһәренә бара

Васил Шәйхразыев Казахстан Республикасы Сәмәй шәһәренә бара

Казахстан Республикасы Сәмәй шәһәренең “Бейбитшилик” утравында 10 сентябрьда  I  Иртыш буе Халыкара Сабантуе узачак. Әлеге чарада Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашачак.

10 сентябрь көнне Васил Шәйхразыев Абай өлкәсе акимы Нурлан Уранхаев белән очрашуда булачак. Шул ук көнне аның Татар сәнгать мәктәбенең ачылышында катнашуы көтелә.

Татарстан Республикасыннан бәйрәмне үткәрү өчен җаваплы итеп Актаныш муниципаль районы беркетелде.Әлеге зур масштаблы бәйрәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстан Республикасы Абай өлкәсе акимы Нурлан Уранхаев  инициативасы белән үткәрелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*