tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан татарча диктант язарга әзер
Башкортстан татарча диктант язарга әзер

Башкортстан татарча диктант язарга әзер

13-15 октябрь көннәрендә дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү “Татарча диктант” акциясе уза. “Татарча диктант” Русия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә барлык теләгән кешеләр өчен дә бушлай уздырыла торган. Акциядә һәр кеше катнаша ала.

Быелгы  «Татарча диктант-2023» дөньякүләм белем тикшерү акциясен кемнәрдер онлайн рәвештә, кемнәрдер белем бирү үзәкләрендә, кайберәүләр кафе, китапханә мәдәният үзәкләрендә, хәтта бер-берсенә кунакка барып та язарга планлаштыручылар бар. Һәм бу Башкортстан татарларының бердәмлеген һәм бергәлеген күрсәтә!

Без, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге, диктантны очрашып, күзгә күз карашып язарга теләүчеләрне офисыбызга (Уфа, Карл Маркс урамы, 3Б) 13 октябрьдә чакырып калабыз. Без диктант язуны 16.00 сәгатьтә башлыйбыз, кушылыгыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*