tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары эшчәнлегенә багышланган IV нче Республика күләмендә конференция узды
Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары эшчәнлегенә багышланган IV нче Республика күләмендә конференция узды

Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары эшчәнлегенә багышланган IV нче Республика күләмендә конференция узды

Кичә Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары эшчәнлегенә багышланган IV нче Республика күләмендә конференция узды. “Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары” турындагы конкурска нәтиҗә дә ясалды.

Быел 50 гә якын язма килде. 100 дә артык кеше узган гасырларды эшчәнлек алып барган сәүдәгәрләр, бүгенге көндә хәйрия эшләрендә катнашкан эшкуарлар турында мәкаләләр язган иде. Россия төбәкләреннән Оренбург,Түбән Новгород, Самара, Киров өлкәләреннән, Башкортстан республикасыннан һәм Татарстан районнары – Тәтеш, Лаеш, Буа, Әлки, Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә, Апас, шулай ук Казан мәктәпләре, лицей укучылары, укытучылары, китапханәчеләр катнашты.

Институтта Сәүдәгәрләр музее эшли. Хәзер Татар мәдәнияте үзәге татар халкының телен, мәгарифен саклауда әйтеп бетергесез эшләр башкарган меценат, олуг шагыйрь Дәрдемәнд исемен йөртә.Сәүдәгәрләр һәм меценатлар агачы да эшләнелде.
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә уздырыла торган барлык чаралар да Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан оештырыла.
Быел беренче тапкыр ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, сәүдәгәр, меценат, алтын прискалар хуҗасы булган Дәрдемәнд премиясе тапшырылды. Аңа Казанның “Адымнар-белемгә һәм бердәмлеккә юл” Күптелле комплексы”ның 9 нчы сыйныф укучысы Әнвәр Хәертдинов лаек дип табылды. Аларга Казанның Киров районы “Елга аръягы” балаларга өстәмә белем бирү үзәге педагогы Зифа Гәрәева белән Төркиянең Мәрмәрә университеты белән танышу өчен СЕРТИФИКАТ бирелде.
Чара Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Дәүләт Советының” Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Дөнья мәдәнияте институты (Юнеско), Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте белән берлектә оештырылды.
Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының” Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе рәисе Алсу Нәбиева үз чыгышында конференциянең әһәмиятенә тукталды. Һәм Әнвәр Хәертдиновка Дәрдемәнд премиясен тапшырды.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе Башкарма директоры,тарих фәннәре кандидаты Фәрит Уразаев, Дәрдемәнд эшчәнлеген өйрәнеп китаплар нәшир иткән Г.Тукай бүләге лауреаты, язучы Лерон Хәмидуллин,Татарстанның халык артисты, профессор Эльмира Хамматова чараның яшь буынны тәрбияләүдәге мөһимлекне искәрттеләр. Конференциядә Башкортстанда яшәүче Дәрдемәнднең оныгы Бату Рәмиевның фикерләрен язучы Лерон Хәмидуллин җиткерде.

Татарстан Милли музейның фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина, Татарстан китап нәшриятенең фәнни хезмәткәре Ләйсән Миңнуллина, Буа шәһәренең 2 нче номерлы лицейның 8 нче сыйныф укучысы Илсаф Галимов, Апас районы, Әлмәндәр авылыннан Венера Хәйруллинаның “Татар түбәтәен Европага таныткан сәүдәгәр Сабитовлар” турындагы,

Киров өлкәсе Малмыж районы Иске Йөрек урта мәктәбеннән Розалия Сәгадуллинаның “Йомырка короле” хакындагы чыгышлары да һәркемне җәлеп итәрлек иде.
Катнашучыларга Дипломнар тапшырылды.

Казанның “Батыр егетләр” ансамбле “Туган тел” җырын башкарды.

Флюра Абдуллина
Казан кооператив институтының
Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*