tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда «Агыйдел» әдәби журналының бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәкләр
Башкортстанда «Агыйдел» әдәби журналының бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәкләр

Башкортстанда «Агыйдел» әдәби журналының бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәкләр

2023 елда Башкортстанда «Агыйдел» әдәби журналының бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Агыйдел» әдәби-нәфис һәм публицистик журналының беренче саны чыгуга 100 ел тулу уңаеннан 2023 елда юбилей чаралары үткәрергә йөкләмә бирелгән.

«Агыйдел» – башкорт телендә чыга торган айлык әдәби-публицистик журнал. Совет чорында ул РСФСР Язучылар берлеге басма органнарының берсе була. Башкортстан язучыларының яңа әсәрләре һәм галимнәрнең әдәбият белеменә кагылышлы хезмәтләре белән бергә, журнал битләрендә республиканың сәяси, социаль һәм икътисади хәле, фән, мәдәният, мәгарифне үстерү турында язмалар да даими басыла.

Журналның беренче саны 1923 елның мартында «Яңа юл» исеме белән чыккан, 1949 елдан «Әдәби Башкортстан» дип үзгәртелгән, 1961 елдан хәзерге атамасы белән нәшер ителә. 2020 елдан журналның баш мөхәррире – язучы Мөнир Кунафин.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*