tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов «Рауза» мәчете турында: Матур, пөхтә мәчеттә рәхәтләнеп намаз укып була
Рөстәм Миңнеханов «Рауза» мәчете турында: Матур, пөхтә мәчеттә рәхәтләнеп намаз укып була

Рөстәм Миңнеханов «Рауза» мәчете турында: Матур, пөхтә мәчеттә рәхәтләнеп намаз укып була

Казанда яңа төзелгән «Рауза» мәчетендә беренче тапкыр азан әйтелде һәм намаз укылды. Мәчет Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллинның әнисе исемен йөртә, чөнки мәчетнең төзелешен аның гаиләсе финанслаган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәчетне төзүдә катнашкан барлык кешегә рәхмәтен әйтте. «Радик Рәүф улына аерым рәхмәт. Бу зур хезмәт. Шәһәр башлыгы бу мәсьәләгә ихтирамлы карамаса бу эшләрне башкарып чыгып булмас иде. Матур, пөхтә мәчеттә рәхәтләнеп намаз укырга була. Бөтен шартлар бар. Барыгызга да тынычлык, исәнлек-саулык, сәламәтлек телим», – диде ул.

Ике катлы мәчетнең беренче катында ир-атлар залы урнашкан, ул 280 кешегә исәпләнгән. Аның мәйданы 230 квадрат метр. Икенче катта – 75 кеше сыйдырышлы хатын-кызлар залы, уку сыйныфлары бар. Беренче каттан астагы залларда мәҗлес һәм ифтарлар уздыру һәм аш бүлмәсе урнашкан.

«Бердәм булмасак, мондый мәчетне сафка бастыра алмас идек. Барыбызга да бәхетле булып яшәргә насыйп булсын», – диде Татарстан министр финансы Радик Гайзатуллин һәм рәхмәтен әйтте.

«Мәчетне төзи башлар алдыннан Казандагы барлык мәчетләрне карап чыктык. Аның планировкасын үзебез кәгазьгә төшердек. Бу атнада җомга намазы укылачак, җәмәгатьне чакырып калабыз. Килсеннәр, күрсеннәр иде. Мәчеткә килүчеләр мондагы шартларны «өйдәге кебек, китәсе дә килми» дип бәяли. Бу, иң элек, Аллаһы Тәгалә йорты. Мәчетне төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәтлебез», – диде «Рауза» мәчете имамы Илнур хәзрәт Вафин.

Аның әйтүенчә, мәчетне 1,5 ел төзегәннәр. «Теләкләребез зур. Биш вакыт намаздан соң, балаларны, хатын-кызларны, ирләрне укытырга телибез. Биредә уку-укыту эшләре алып барылачак. Никах уку, дини бәйрәмнәрне үткәрү өчен аерым зал ясадык. Мәчетне төзегәндә төп максат – аның хатын-кызлар өчен дә, ир-атлар өчен дә уңайлы булуы. Монда килүчеләр әниләрен кадерли башлар дигән өметтә калабыз», – диде хәзрәт.

Рәсми ачылыштан соң, Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов мәчеттә беренче тапкыр азан әйтте, соңыннан җәмәгать белән бергә намаз укыдылар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*