tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына делегатлар сайлау буенча киңәшмә узды
Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына делегатлар сайлау буенча киңәшмә узды

Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына делегатлар сайлау буенча киңәшмә узды

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә Башкортстан Республикасында эшчәнлек алып баручы татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләренең Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына делегатлар сайлау буенча уртак киңәшмәсе узды.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының агымдагы елның 16нчы мартында үткән утырышында Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездын һәм конгессның 30 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын 30нчы июль – 3нче август көннәрендә уздыру турында карар кабул ителгән иде. Конгресс уставына нигезләнеп кабул ителгән карар буенча, төбәкләрдәге татар иҗтимагый оешмалары 5нче апрельгә кадәр делегатлар сайлау җыелышларының көнен билгеләргә һәм 29нчы апрельгә кадәр делегатлар сайларга тиеш.

Башкортстанда эшчәнлек алып баручы татар милли-мәдәни оешмалары тәкъдим иткән шәхесләргә нигезләнеп төзелгән бердәм кандидатлар исемлеге апрель урталарында татар җәмгыятьләре вәкилләренең Уфада узачак уртак җыенында расланачак. Шунысын да әйтергә кирәк, Башкортстандагы татар милли оешмалары җитәкчеләре төбәктә яшәүче милләттәшләргә конгресс тарафыннан игътибарның, татар җәмгыятьләренә күрсәтелгән ярдәмнәрнең соңгы елларда бермә-бер артуына басым ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыевны бертавыштан Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына Башкортстаннан делегат итеп күрсәтү турында карар кабул ителде.

Киңәшмәдә Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары М.Р. Тукаев һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле А.Ә. Дәүләтшин дә катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*