tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кәрим Тинчурин театрында “Идел йорт” фестиваленең республикакүләм лабораториясы узачак
Кәрим Тинчурин театрында “Идел йорт” фестиваленең республикакүләм лабораториясы узачак

Кәрим Тинчурин театрында “Идел йорт” фестиваленең республикакүләм лабораториясы узачак

31 нче мартта К.Тинчурин театрында режиссерлар, актерлар, үзешчән театр коллективларының җитәкчеләре өчен “Идел йорт” фестиваленең лабораториясе үкәреләчәк. Әлеге лаборатария кысаларында “Репертуар сайлау серләре”, “Актерлык үрнәкләрен тудыру”, Актер осталыгы”, “Сәхнә теле” һәм “Сәхнә киеме тудыру” темасына төрле мастер-класслар оештырылачак.

Мастер-классларны К.Тинчурин театры актерлары Ирек Хафизов, Зөлфәт Закиров һәм Резедә Сәләхова үткәрәчәкләр. Халык театрларында катнашучылар К.Тинчурин театрының режиссеры Илнур Гарифуллинның репетициясен караячаклар, соңыннан фикер алышу булачак.

Шулай ук рәссам-модельер Наҗия Галимова белән очрашу узачак. Чара К.Тинчурин театрының “Сүнгән йолдызлар” спектаклен карау белән тәмамланачак.

 К.Тинчурин театрының матбугат бүлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*