tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда Коръәннең татар телендәге тәфсире башкорт теленә тәрҗемә ителәчәк
31.03.2018  - Конкурс по чтению Корана Братья и сестры Сююмбике в мечети Гаиля (фото Салават Камалетдинов)
31.03.2018 - Конкурс по чтению Корана Братья и сестры Сююмбике в мечети Гаиля (фото Салават Камалетдинов)

Башкортстанда Коръәннең татар телендәге тәфсире башкорт теленә тәрҗемә ителәчәк

Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Кәлам. Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы — Коръәннең татар телендәге тәрҗемәсе башкорт теленә тәрҗемә ителәчәген әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Камил хәзрәт татарча тәфсирне Уфада узган „Россия — ислам дөньясы“ утырышында узган ел тапшырган иде. Хәзер без эшлекле төркем булдырабыз, аның беренче утырышы узды. Татар телендә чыккан тәфсирләрне башкорт теленә төгәл, дөрес итеп тәрҗемә итү эше буенча белгечләр туплый башладык. Аллаһ боерса, Коръәннең башкорт телендә дә тәфсире булыр дип уйлыйм», — диде ул.

Айнур хәзрәт татар телендәге тәфсирләр бик уңышлы һәм хәзерге заман телендә аңлаешлы итеп бирелгәнлеген искәртте. «Дин мәсьәләсенә килгәндә, күпчелек кеше Коръәннең тәрҗемәсен аңлап бетерми, ул аңа авыр, аңлаешсыз тел белән бирелә. Шуңа күрә дә замана кешесенә дин гади телдә һәм ачык кулланылышта булырга тиеш», — ди ул.

«Татар телендәге бер җөмлә көчле мәгънәдә тоелырга, ә башкорт телендә киңәш кебек кенә тәкъдим ителергә мөмкин. Шуңа күрә 2 телдә дә җөмләләрнең мәгънәсен бирүдә сак карарга кирәк», — дип саный Башкортстан мөфтие.

Айнур Биргалин Татарстан мөфтияте белән алга таба корган планнарны тормышка ашырырга тырышачагын сөйләде. «Без Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Россиядәне иң яшь мөфтиләр, икебез дә спорт белән шөгыльләнәбез. Мин аның белән дуслыкны тагын да ныгытыр идем», — диде ул.

«Бүгенге көндә Башкортстан белән Татарстан мөфтиятләре арасындагы дуслык уңыш казанды. Моңа кадәр формаль яктан гына аралашу булса, хәзер инде уртак проектларыбыз, ярышларыбыз шактый. Шулай итеп, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Башкорт халкын татар халкыннан аерып карый алмыйбыз. Мин бу 2 халыкны тугандаш дип атар идем. Камил хәзрәтнең эшчәнлеге булганга күрә, бу элемтәләр торгызыла башлады», — диде мөфти.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*