tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин: “Татар телен саклау мәсьәләләре комиссиясе алдында зур бурычлар тора”
Фәрит Мөхәммәтшин: “Татар телен саклау мәсьәләләре комиссиясе алдында зур бурычлар тора”

Фәрит Мөхәммәтшин: “Татар телен саклау мәсьәләләре комиссиясе алдында зур бурычлар тора”

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе алдында зур бурычлар тора. Бу хакта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга матбугат конференциясендә әйтте.

«Комиссиягә бик күп туган телне яклаучылар, депутатлар, галимнәр керде. Бу туган телне өйрәнү буенча Конституциядә язылганнар тоткарлык белән гамәлгә ашуына борчылган кешеләр», — диде парламент башлыгы.

Аның сүзләренчә, тел өйрәнүне мәҗбүриләү, әллә ирекле итү — бу нормалар әле федераль структуралар, Мәгариф министрлыгы тарафыннан көйләнмәгән. «Федераль дәүләт белем бирү стандартлары әле һаман юк», — диде ул.

«Татар теле дәреслекләрен үзебездә бөтен ил субъектлары өчен эшлибез, рецензиягә җибәрәбез, лицензия сатып алабыз. Хәзер дәреслекләрне эшләү буенча саллы эш бара, яңа норматив документ көтәбез. Без хәзер федераль дәүләт белем бирү стандартларында шушы нигезләмә беркетелүе юнәлешендә эшлибез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул татарлар яшәгән һәркайда татар телен өйрәнү мөмкинлеген булдыру кирәклеген ассызыклады. «Башка милли субъектлар да шундый ук адым белән барырга мәҗбүр булачак. Һәркем әти-әнисе теле сакланып калуын тели», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*