tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәтнең татар телендә белем бирүче урта гомуми “Нур” мәктәбе дәүләт аккредитациясе турында таныклык алды
Әлмәтнең татар телендә белем бирүче урта гомуми “Нур” мәктәбе дәүләт аккредитациясе турында таныклык алды

Әлмәтнең татар телендә белем бирүче урта гомуми “Нур” мәктәбе дәүләт аккредитациясе турында таныклык алды

Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәре “Татар телендә белем бирүче урта гомуми “Нур” мәктәбе” гомуми белем шәхси оешмасы дәүләт аккредитациясен уңышлы үтте һәм таныклыкка ия булды. Әлеге белем бирү учреждениесенең оештыручысы – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте.

Әлмәттә “Нур” мәктәбе 2018 елда Әлмәт мөхтәсибәте тырышлыгы һәм иганәчеләр ярдәме белән ачылды. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензиягә ия. Моннан тыш, шушы көннәрдә мәктәп әлеге ведомствоның аккредитация экспертизасын уңышлы узды, аның барышында мәктәптә белем бирү һәм тәрбия сыйфатына бәя бирелде.

Пандемия шартларында тикшерү дистанцион форматта үтте. Экспертлар уку йортының рәсми сайттагы барлык документларын (уку планнарын, уку-укыту программаларын һ.б.) тикшерде. Уку йортының дәүләт аккредитациясенә ия булуы бик мөһим: ул балаларга аттестат бирү хокукын бирә. Әлеге документ белән уку йортында уку-укытуның һәм тәрбиянең сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булуы да раслана. Федераль дәүләт стандартларына тәңгәл килү экспертизасын уңышлы узу Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең һәм мәктәп коллективының эш нәтиҗәсе булып тора.

Хәзерге вакытта татар телендә белем бирүче “Нур” мәктәбендә 36 бала белем ала. Биредә дәресләр рус һәм татар телләрендә алып барыла. Программа буенча татар, рус, инглиз һәм гарәп телләре укытыла. Малайлар һәм кызлар аерым сыйныфларда белем ала.

Әлеге мәктәптә 2 башлангыч сыйныф укытучысы, 1 тәрбияче һәм 2 дин дәресләрен алып баручы мөгаллимнәр эшли. Коръән өйрәнү һәм ислам дине нигезләре буенча дәресләр өстәмә белем бирү программасы һәм дәрестән тыш чаралар кысаларында алып барыла, намаз вакыты кергәч балалар намаз укый. Ислам дине дәресләрен кызлар төркемендә – хатын- кыз укытучы, малайларда ир-ат укытучы алып бара. Төп предметларны укучылар өйләгә кадәр үзләштерсә, өйләдән соң дин дәресләре бирелә. Мәктәптә балалар иртәнге 8дән кичке 4кә хәтле тора ала.

Бинаның эчке төзелеше татар орнаментлары белән бизәлгән. Балалар үзләрен өйләрендәге кебек хис итсеннәр өчен, бар уңайлыклар да тудырылган. Беренче катта татар милли сандыгы урын алган. Укулар тәмамлангач, әлеге сандыктан балаларга бүләкләр алып биреләчәк.

2020-2021нче уку елына мәктәпнең спортзалын ачу ниятләнә.

Әлмәтнең “Нур” татар мәктәбе – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең беренче тәҗрибәсе генә түгел. Бүгенге көндә Балтач районы Бөрбаш авылында “Ярдәм” малайлар пансионаты эшли. Ул рәсми рәвештә 2018 елның 9 ноябрендә ачылды. Пансионатта укучы балаларга яшәү һәм дәресләр әзерләү, ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган, барлыгы 750 квадрат метрны тәшкил итүче бер катлы бина түбәндәге бүлмәләрдән тора: йокы бүлмәсе, компьютер классы, уку залы, тәһарәт алу, намаз уку, душ бүлмәләре, ашханә, медицина бүлмәсе, шулай ук спорт мәйданчыгы булдырылган. Пансионат барлык кирәк-ярак яңа мебель һәм әсбаплар белән җиһазландырылган. Бина янәшәсендә мәчет һәм урта мәктәп урнашкан.

2020 елның 1 сентябрендә Алабугада “Ихсан” урта гомуми белем бирүче шәхси мәктәбе ачылачак. Мәктәпнең өстенлекле яклары түбәндәгеләр булачак: егетләр һәм кызларның аерым укуы, көненә өч тапкыр хәләл туклану, баларны татар-мөселман гореф-гадәтләрдә тәрбияләү, татар телендә аралашу, полилингваль юнәлеш, укытуда интерактив методлар куллану, мәктәп территориясенең күзәтчелектә булуы, мәктәп эчендә өйдәге кебек барлык мөмкинлекләр тудырылу, озынайтылган көн режимы, өстәмә белем бирү программасы һәм дәрестән тыш чаралар үткәрелү.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*