tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда “Йөрәкләрдә – илсөярлек хисе” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды
Башкортстанда “Йөрәкләрдә – илсөярлек хисе” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды

Башкортстанда “Йөрәкләрдә – илсөярлек хисе” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды

21 декабрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының кече сәхнәсендә
“Шагыйрәләр сүзе – Җиһан сере – 2022” шигърият фестивале кысаларында “Йөрәкләрдә – илсөярлек хисе” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.
Чараны Башкортстан республикасы “Сәхибҗамал» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы үткәрде.

Театр фойесында кул эшләре күргәзмәсе, татар телле китаплар сату оештырылган иде.
Сәхнәгә үз йөрәк сүзләрен әйтергә дип Дилә Булгакова, Тәнзилә Назарова-Исәнбирдина, Светлана Васикова, Рәзинә Мөхияр, Рәхилә Биглова, Флера Шәрипова, Галия Арсланова күтәрелделәр. Кичәне музыкаль яктан Азамат Тимеров, Радик Динәхмәтов, Илдар Гомәров һәм башка җырчылар бизәделәр.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин катнашучыларны һәм тамашачыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессының һәм Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиллегенең рәхмәт хатларын тапшырды.

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*