tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Заһир Бигиевның «Зур гөнаһлар» әсәре буенча радиоспектакль әзерләнгән
Заһир Бигиевның «Зур гөнаһлар» әсәре буенча радиоспектакль әзерләнгән

Заһир Бигиевның «Зур гөнаһлар» әсәре буенча радиоспектакль әзерләнгән

Бу атнада «Татарстан» телерадиокомпаниясе эфирында кызыклы вакыйга көтелә. «25 декабрь – якшәмбе көнне татар әдәбияты классигы Заһир Бигиевның «Зур гөнаһлар» әсәре буенча эшләнгән радиоспектакльнең премьерасы тыңлаучылар хөкеменә чыга», дип хәбәр итә «Татарстан» радиосы.

Төп рольләрдә – Дания Нурлы, Илдус Әхмәтҗанов, Ирек Хафизов, Әсхәт Хисмәт, Алинә Мөдәррисова, Алмаз Гәрәев, Артем Пискунов, Илнар Низамиев, Салават Хәбибуллин. Баш рольдәге Маһруй образын Гөлчәчәк Хафизова башкара.

«Иҗат төркеменең нәкъ менә шушы әсәргә мөрәҗәгать итүе очраклы түгел. Чөнки, беренчедән, Заһир Бигиевның иҗаты соңгы берничә унъеллыкта укучы игътибарыннан читтәрәк калып килде. Икенчедән, «Зур гөнаһлар» романы, совет чоры, хәтта безнең көннәр әдәбиятыннан аермалы буларак, гаҗәеп кызыклы, интригалы сюжетка корылган. Һәм, өченчедән, әсәр кешене уйланырга мәҗбүр итә торган әхлакый идеяләргә нигезләнгән», – ди радиожурналист, әсәрнең инсценировка авторы Нәсим Акмал.

Радиоспектакль Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе ярдәме белән әзерләнгән.

25 декабрь көнне 13 сәгать 10 минутта «Зур гөнаһлар» спектакленең премьерасы башланып китә. Аның 2 нче һәм 3 нче серияләре тыңлаучылар игътибарына 15 сәгать 10 минутта һәм 16 сәгать 10 минутта тәкъдим ителәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*