tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев ММЧ вәкилләре белән очрашты
Васил Шәйхразыев ММЧ вәкилләре белән очрашты

Васил Шәйхразыев ММЧ вәкилләре белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында  2022 ел нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе уза.

Чара кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, 2022 нче елга нәтиҗә ясап, ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктыртуда актив катнашкан журналистлар белән очрашты.

Васил Шәйхразыев  журналистларны һәм башка катнашучыларны сәламләде. Ул 2022 ел татар милләте һәм гомумән Россия Федерациясе өчен зур вакыйгаларга бай булганын билгеләп үтте.

– Быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Россияда һәм чит илләрдә күп чаралар һәм проектлар тормышка ашты. 9 декабрьдә исә Мәскәүдә әлеге чараларны йомгаклау тантанасы узды. Эшли башлаган проектларыбызны туктатмыйча, киләсе елда аларның масштабын тагын да зурайтып үткәрергә дигән максат белән эшлик,- диде Васил Шәйхразыев.

Ул быел Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгы кысаларында күп чаралар һәм проектлар тормышка ашырылганын билгеләп үтте. Васил Шәйхразыев шулай ук Сабантуй – татар милләтен берләштерү чараларының берсе икәненә басым ясады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*