tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстандагы “Нур” татар дәүләт театрында яңа җитәкче
Башкортстандагы “Нур” татар дәүләт театрында яңа җитәкче

Башкортстандагы “Нур” татар дәүләт театрында яңа җитәкче

Бүген, 1 сентябрьдә, театр коллективының гомуми җыелышында Уфа «Нур» татар дәүләт театрының баш режиссеры вазыйфасына Башкортстанның атказанган артисты Азат Җиһаншинны билгеләү турында мәгълүм булды.



Җиһаншин Азат Надир улы 1971 елның 11 маенда Баймак шәһәрендә туа.
1994 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый. Мәдәният министрлыгы юлламасы буенча Е.Вахтангов ис. Дәүләт театры каршындагы Б. Щукин ис. Театр институтының режиссерлык бүлегендә укый.

1995 елдан Башкортстанның Милли яшьләр театры актеры.1998 елдан Башкорт драма театры артисты.2008 елдан Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театрында куючы режиссер булып эшли. 2009 елдан – баш режиссер, 2012 елдан соң театрның сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкара.
2014-2020 елларда М. Кәрим ис. Милли яшьләр театры директоры булып эшли.
2020 елның сентябрендә Уфа дәүләт «Нур»татар театрының баш режиссеры итеп билгеләнә.

Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2002).

Гөлшат Сафина

Уфа

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*