tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалин татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова Ульяновскида кунакта
Сахалин татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова Ульяновскида кунакта

Сахалин татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова Ульяновскида кунакта

Бүген Ульяновск шәһәрендә мөселман хатын-кызлар берлеге вәкилләре Сахалин татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова белән кызыклы очрашу уздырды.

Мәҗлеснең беренче өлешендә сүз ике төбәкнең дини һәм татар тормышы, башка милләтләр арасында яшәп гореф-гадәтләрне саклау, аларны яшь буынга тапшыру юлларын табу турында барды.

Ульяновск мөселман хатын-кызлары оешмасы рәисе, хаҗия Асия ханым Молекова мөселманнарда мәетне соңгы юлга озату, аның кагыйдәләре турында тәфсилләп сөйләде. Сер түгел, кеше вафат булганнан соң, барыбыз да каушап калабыз, нәрсәгә барып тотынырга, эшне нидән башларга икәнен белмибез. Килүчеләр узләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

Мәҗлес азагында Сахалин кунагы Зәкия ханым чалдырган корбан итеннән авыз иттеләр.

Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*