tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “Иң мөһиме, халык стратегияне кирәк дип әйтте”
Васил Шәйхразыев: “Иң мөһиме, халык стратегияне кирәк дип әйтте”

Васил Шәйхразыев: “Иң мөһиме, халык стратегияне кирәк дип әйтте”

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессында татарның гамәл стратегиясе буенча эшләгән эшче төркем белән очрашты. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2018 нче елдагы юлламасында, Татар халкының үсеш стратегиясен булдыру турында куйган бурычын һәм документның эскизын эшләп, ел ярым башкарылган эшләр хакында искә төшерде.

“Иң мөһиме, халык  стратегияне кирәк дип әйтте. Төпле, нигезле эшләгәнегез өчен, барыгызга да зур рәхмәтемне белдерәм,” – диде ул. Киләчәктә дә бергәләп хезмәттәшлек итәргә насыйп булсын дип, теләкләрен дә җиткерде. Исегезгә төшерәбез, татарның гамәли стратегиясе 29 нчы августта Казанда беренче тапкыр оештырылган Милләт Җыены вакытында кабул ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*