tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Борай авылында Тарихи мәчет ачылды
Башкортстанның Борай авылында Тарихи мәчет ачылды

Башкортстанның Борай авылында Тарихи мәчет ачылды

29 майда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, Татарстан Республикасының Башкортостан Республикасындагы Даими вәкиллегенең җитәкчесе Йосып Якубов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин Борай авылында Тарихи мәчет ачылышында катнаштылар.

Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура  рәисе Васил Шәйхразыев һәм БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исеменнән Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков сәламләде һәм “тарихи” мәчете имам-хатыйбы, Борай төбәге имам-мөхтәсибе Рифат хәзрәт Зариповка милләт алдыгда күрсәткән эшләре өчен БТК медален тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*