tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең төзекләндерелгән бинасы буенча журналистлар өчен экскурсия узды
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең төзекләндерелгән бинасы буенча журналистлар өчен экскурсия узды

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең төзекләндерелгән бинасы буенча журналистлар өчен экскурсия узды

28 майда, ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен төзекләндерү эшләре тәмамланган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең (Тукай ур., 34 йорт) тарихи бинасында экскурсия уздырды. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе төбәк  әһәмиятендәге объект булып тора. Журналистлар белән очрашуда Татарстан мөфтие, мәдрәсә директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, мөфтинең мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, мәдрәсә директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Татарстан мөфтие урынбасары, “Хозур” Нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин, Нәзарәтнең “ТР вакфы” фонды генераль директоры Фирдүс Галиуллин һ. б. катнашты. Экскурсия журналистларга башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен үз күзләре белән күрергә һәм бәяләргә мөмкинлек бирде.

2020 елда бинада төзекләндерү-реставрация эшләре башланып китте. Биредә фундаменттан алып түбәгә кадәр барысы да яңартып корылды. Бинаның тышкы ягы матурланды. Шулай ук тәрәзә рамнарын, ишекләрне, түбәне алмаштыру буенча эшләр башкарылды. Уку корпусы тулысынча яңа җиһазлар, компьютер һәм махсус укыту техникасы һәм бүлмәләрне җилләтү системасы белән җиһазландырылды. Ремонт-реставрация эшләре үткәрү бинада 7 уку сыйныфы, физик мөмкинлекләре чикле төркемнәр өчен 2 уку сыйныфы, укытучылар өчен 2 бүлмә, намаз уку бүлмәсе, уку залы, 2 лингофон кабинеты, 2 информатика кабинеты, кием кию-салу бүлмәсен һ. б. урнаштырырга мөмкинлек бирде.

Хәзерге вакытта “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең төзәкләндерелгән тарихи корпусында тулы көчкә уку-укыту процессы башланды. Шул рәвешле, бина үзенең тарихи вазифасына кайтты һәм заман таләпләренә җавап бирердәй уку корпусы булып хезмәт итә башлады.

Бүгенге көндә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә барлыгы 1200 шәкерт белем ала. Белем бирү татар һәм гарәп телләрендә 56 фән (дини һәм дөньяви фәннәр) буенча алып барыла, башлангыч этаптата аңлатмалар өлешчә рус телендә бирелә. Төп игътибар гарәп телен өйрәнүгә юнәлтелә. Мәдрәсәдә барлыгы 28 укытучы эшли. Барлык остазлар да югары дини һәм дөньяви белемгә ия. Ел саен мәдрәсәдән 4-5 шәр Коръән-хафиз әзерләнеп чыгарыла.

үген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга тәфсилләп мәдрәсә һәм аның янындагы корылмаларның тарихы турында сөйләде, шулай ук аларның кыйммәтен ассызыклап үтте. Шул ук вакытта ул заманча белем бирү системасының ихтыяҗларын һәм стандартларын исәпкә алып, мәдрәсә тарихи комплексының үсеше дәвам итәчәген хәбәр итте. Һәм журналистларны аның концептуаль чишелеше белән таныштырды. Ул мисалга Пәйгамбәребезнең Мәдинәдәге мәчетен һәм Казандагы “Әҗем” мәчетен китерде. Алар үз вакытында зарурият аркасында зурайтылган һәм әле дә үсештә.

Мөфти хәзрәтнең фикерен журналистлар белән очрашуга килгән ТРның мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет рәисе Иван Гущин да хуплады. “Чыннан да, әлеге территорияне үстерергә кирәк, без аны заманча корылмалар белән төзекләндерәчәкбез”, – диде ул, әлеге комплексны үстергән вакытта төптән уйлап якын киләчәкләрен хәбәр итте.

Иван Николаевич шулай ук “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе комплексының уникаль тарихи территория булуын ассызыклап үтте. “Сез аерым бер бинаның гына түгел, ә мәчет белән бәйле тулы бер комплексның үзгәреш кичерүен күрәсез. Без монда, акча гына түгел, бөтен күңелебезне салдык. Реставрацияләүнең барлык кануннарын, тарихи аспектларны саклап (проектлау документларын әзерләгән вакытта бик зур фәнни-тикшеренү эшләре алып барылды), без мәдрәсәнең тышкы ягын эшләүгә һәм бу биналарны реставрацияләүгә бик җитди якын килдек”, – диде ул.

Иван Гущин фикеренчә, реконструкциядән соң бу җирлекнең тарихи рухы сакланып калган. “Мин, мирасны саклаучы буларак, һәр элементны саклап калу яклы булдым”, – диде ул.

Шунысы игътибарга лаек, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, көн тәртибендә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен татар телендә белем бирүче ислам университеты итеп оештыру мәсьәләсе тора.

Белешмә. 
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе – Россиянең иң борынгы ислам уку йортларының берсе. Мәдрәсәнең тарихы 1882 елдан, күренекле дин эшлеклесе, мәгърифәтче Галимҗан Барудиның атасы Мөхәммәтҗан тарафыннан бер катлы таш бинага нигез салудан башлана. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Баруди тырышлыгы белән, татарлар арасында гына түгел, күп кенә төрки халыклар арасында да билгеле була.

Баштарак уку бинасы бер катлы, озынлыгы 16 м, киңлеге 8 м булган. 1885 елда А.Сәйдәшев аңа икенче кат өстәп төзетә, 1886 елда сәүдәгәр Үтәмешев өченчесен дә кордыра. 1901 елда өч катлы янкорма салына. 1909 елда “Мөхәммәдия”гә янда торган бер катлы Сәгыть мәдрәсәсе дә кушыла. Биналарның икесе дә аянычлы хәлдә тордылар һәм үзләренең архитектур-тарихи үзенчәлекләрен җуйдылар. Ләкин белгечләр зур эш башкарды – ике бина да төзекләндерелде.

Мәдрәсә әзерләп чыгарган шәкертләр арасында Галиәскәр Камал, Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Фатыйх Әмирхан, Нәкый Исәнбәт, Мәҗит Гафури, Фәтхи Борнаш, Бакый Урманче, Г.Рәхим кебек танылган шәхесләр бар.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*