tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Кушнаренко авылында «Каурый каләм» дип аталган иҗади конкурска йомгак ясалды
Башкортстанның Кушнаренко авылында «Каурый каләм» дип аталган иҗади конкурска йомгак ясалды

Башкортстанның Кушнаренко авылында «Каурый каләм» дип аталган иҗади конкурска йомгак ясалды

Башкортстанның Кушнаренко авылы мәдәният сараенда 13нче апрель көнне «Каурый каләм» дип аталган иҗади конкурска йомгак ясалды. Сигез номинациядән торган бәйге Кушнарен районында алтынчы тапкыр инде үзенең канаты астына шигърият яратучы мәктәп балаларын җыя.

Ел дәвамында барган бәйгедә мәктәп яшендәге 50дән артык укучы бала катнашты. Конкурска бәяне Руссиянең һәм Башкортстанның язучылар берлеге әгъзасы Фәндидә Харрасова бирде. Районның үзәкләштерелгән китапханә системасы, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, мәктәпләрнең тел һәм әдәбият укытучылары һәм урындагы  «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы тарафыннан оештырылган «Каурый каләм» бәйгесе, үсеп килүче яшьләр арасында да өметле каләм ияләре бар икәнен күрсәтте. Шигърият бәйрәменә башкаладан мәртәбәле кунаклар да килгән иде.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, ”Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын кызлары оешмасының Башкортстандагы филиалы җитәкчесе Люция Вафина һәм район администрация вакилләре бәйгенең җиңүчеләренә Татар конгрессы җибәргән китаплар бүләк итте.  Шагыйрә Фәндидә Харрасова «Каурый каләм» конкурста җиңүчеләргә үзенең шәхси премиясен тапшырды.

Бәйгенең даими иганәчесе дә бар, ул районның татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дамир Фәнүз улы Гильманов һәм Люция Җәбир кызы Вафина.

Рузил Имамов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*