tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Төмәнәк авылында балалар Сабан туе узды
Башкортстанның Төмәнәк авылында  балалар Сабан туе узды

Башкортстанның Төмәнәк авылында балалар Сабан туе узды

Башкортстанның Туймазы районында данлыклы Төмәнәк авылында чираттагы балалар Сабантуе узды.

329 еллык тарихы булган Төмәнәк авылы – Башкортстандагы иң гүзәл татар авылларының берсе. Ул Туймазы районының визит карточкасы булып тора.

Балалар сабан туе авыл мәктәбе коллективы һәм «Төмәнәк» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәнир Гыйлметдин улы Галимов тырышлыгы белән тугызынчы тапкыр оештырылды. Бу чарада быел 200ләп бала катнашты.

Халкыбызның традицион милли уеннары, мәктәп балалары чыгышлары, матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Җиңүчеләрне иганәчеләр әзерләгән затлы бүләкләр көтеп торды.

– Балаларга үзебезнең гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, Сабантуй уеннары аша күңелләренә салып куясыбыз килә, – дип сөйли мәктәп директоры Илдар Дамир улы Хаматов.

Рузил Имамов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*