tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстанның Фәрганә шәһәрендәге Сабантуйда чәкчәк күргәзмәсен тәкъдим иткәннәр
Үзбәкстанның Фәрганә шәһәрендәге Сабантуйда чәкчәк күргәзмәсен тәкъдим иткәннәр

Үзбәкстанның Фәрганә шәһәрендәге Сабантуйда чәкчәк күргәзмәсен тәкъдим иткәннәр

Фәрганә өлкәсе Татар мәдәни үзәге Фәрганә шәһәренең өлкә рус драма театры мәйданчыгында Сабантуй бәйрәме уздырган.

«Кунакларны Үзбәкстан Республикасы Милли гвардиясенең Фәрганә өлкә мәктәбе осталары каршы алды. Театр фойесында кунаклар «Иң яхшы чәкчәк» һәм «Татар мәдәнияте темасына иң яхшы балалар рәсеме» өчен тавыш бирде, татар милли ашлары тәкъдим ителде, бәйрәмне «Яшь күңел» ансамбле башлап җибәрде», – диде Фәрганә өлкәсе Татар мәдәни үзәге җитәкчесе Альбина Кәримова.

Концертта «Күбәләгем», «Кувасайның татар кызлары», Фәрганә өлкәсе Татар мәдәни үзәге коллективлары, «Ясмин» классик һәм көнчыгыш бию коллективы, «Байсан» бию театры, «Чансон» Корея мәдәни үзәге ансамбле, Төрек мәдәни үзәгенең иҗади труппасы, «SAMO» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары чыгыш ясаган.

«Көрәшчеләр күрсәтмә көрәш оештырды, һәр коллективка Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Номерлар арасында балалар һәм өлкәннәр өчен бәйге үткәрелде. Җырчы һәм алып баручы Руслан Гайнанов, Татарстан Республикасының атказанган артисты, баянчы Айнур Моратов, Татарстан Республикасының атказанган артисты Марат Галимовның чыгыш ясады», – диде ул.

Сабантуй Фәрганә өлкәсе хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Фәрганә өлкәсе Татар мәдәни үзәге коллективы, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге ярдәмендә узды. Сабантуйның режиссеры һәм алып баручысы – Үзбәкстан дәүләт яшьләр театры актрисасы, Фәрганә өлкәсе рус драма театрының әдәби бүлек мөдире Адилә Абдышаева.

Альбина Кәримова Ташкент шәһәрендә сабантуй Үзәк паркта 19 июньдә 10.00 сәгатьтә узачагын әйтте.

Аның әйтүенчә, 18 майда сабантуй Ташкент өлкәсенең Карши шәһәрендә театр мәйданында узган. 29 майда сабантуй Ташкент өлкәсенең Янгиюль шәһәрендә Алишер Навои исемендәге шәһәр мәдәният һәм ял паркында, 5 июньдә Бохара шәһәрендә оештырылган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*