tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы районыныда төбәкара шигырь укучылар бәйгесе узды
Баулы районыныда төбәкара шигырь укучылар бәйгесе узды

Баулы районыныда төбәкара шигырь укучылар бәйгесе узды

Баулы районында шагыйрь, язучы Фәнис Яруллиныж тууына 85 ел тулу уңаеннан  чаралар дәвам итә. Шушы көннәрдә аның туган авылы Кызылъярда да “Яруллин укулары” дип исемләнгән төбәкара бәйге узды. Анда  Ютазы һәм Баулы районы, Башкортстанның Октябрьский шәһәре мәктәпләреннән 120дән артык катнашучы килде.

“Яруллин укулары” төбәкара бәйгесе беренче тапкыр, Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе башлангычында, районның мәгариф һәм мәдәният бүлекләре белән берлектә, 2020 елда үткәрелгән иде.

Катнашучылар алты номинациядә ярыштылар. Җиңүчеләрне Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, район башкарма комитеты җитәкче урынбасары Илмира Хөснуллина бүләкләде, балаларга үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр.

Чара Фәнис Яруллин сүзләренә язылган “Анам теле” җырын күмәк башкару белән төгәлләнде.

Бәйге төгәлләнгәч, район кунаклары  Фәнис  Яруллинның музей-йортында булдылар.

Фарида Зиярова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*