tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тырышлыгы бушка булмый
Тырышлыгы бушка булмый

Тырышлыгы бушка булмый

Тубыл шәһәрендә сәләтле яшьләр күп. Аларның арасында җырчылар, биючеләр, мәктәптә яхшы билгеләргә укучылар, төрле бәйгеләрдә, Россия күләмендә узган олимпидаларда җиңүчеләр дә бар.

Тубыл шәһәренең 17нче мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Ләйсән Әпсәләмова сәләтле җырчы. Ул себер татар мәдәният үзәгенең “Йолдызлар” ансамбленең танылган яшь җырчысы. Төрле иҗат бәйгеләрдә катнашып ул күп мәртәбә җиңү дипломнары белән бүләкләнә. Мәктәптә Ләйсән Россия күләмендә узган олимпиадаларда югары уңышларга ирешә, җиңүләр яулый. Күптә түгел шәһәр башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән укучы уңышлары белән уртаклашты:”9нчы сыйныфны бишле билгеләргә тәмамладым. Югары нәтиҗәләргә ирешү өчен үзеңә максат куярга, ул максатка омтылырга, тырыш булырга кирәк. Бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып, белемеңне тикшереп, җиңү яулау үз-үзеңә ышаныч бирә. Олимпиадаларда катнашып зур уңышларга ирешсәң, мәктәпне тәмамлап илебезнең теләсә кайсы югары уку йортларына укырга керергә мөмкинлек тә бар. Тырыш укучылар ил күләм танылган “Артек”та, я башка ял итү лагерьларына баралар,”-дип сөйләде..

Ләйсән Туапседагы балаларны файдалы ял иттерү лагерьда булган вакытында «Инженерлык каникуллары» тематик сменада булып төрле юнәлешләр буенча проектларны яклый.

Ул 3D модельләштерү, архитектура, бизнес юнәлеше буенча идарә итәргә өйрәнә. Алар монда Милли тикшеренү технология университеты МИСиС тан олимпиадаларда катнашалар.

Укуга, белемле булырга аңлы караш тәрбияләүдә Ләйсәннең әти- әнисе дөрес тәрбия бирергә тырышалар. Кече вакытларыннан ике кызлары да себер татар мәдәният үзәге каршында оештырылган вокал ансамбльдә җырлыйлар.

Ләйсәннең әнисе Динара Нәркис кызы:”Кызым беренче шәһәр күләмендә, аннары өлкәдә төрле бәйгеләрдә катнашты, олимпиадалар язды. Олимпиадаларда җиңү яулаганы саен без аны  махсус, бәйрәмчә котлыйбыз, шатланабыз. Россия күләмендә узган чараларны да калдырмыйбыз, максатларын хуплыйбыз. Ике кызым да иҗади кешеләр, алар матур җырлыйлар. Башлангыч сыйныфларда укыганнарында кызларымның өй эшләрен үзем тикшерә идем. Хәзер үзләре булдыра алалар. Ләйсән 9нчы сыйныфны кызыл аттестат белән тәмамлады. Иң мөһиме, укучы укуны яратырга, аның яраткан фәне булырга тиеш. Укырга, белемгә омтылган укучы уңышларга ирешә ала. Ләйсән Төмән өлкәсендә, Татарстанның татар телен камилләштерүгә юнәлдерелгән “Гөлстан” лагерендә, Туапседа, “Орленок” лагерьларында файдалы ял итте. Киләчәге хәерле булсын”-ди.

Вакытын бушка уздырмаган, татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән дә кызыксынган, укуында уңышларга ирешкән тырыш кыз Ләйсәннең уңышлары алда булсын.

Римма Умитбаева.

Тубыл

(Фотода шәһәр башлыгы Максим Афанасьев Ләйсән Әпсәләмовага Рәхмәт хатын тапшыра)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*