tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда укучы кызлар арасында “Ак калфак” бәйгесе узды
Чистайда укучы кызлар арасында “Ак калфак” бәйгесе узды

Чистайда укучы кызлар арасында “Ак калфак” бәйгесе узды

9нчы февраль көнне Чистайда Ислам үзәгендә укучы кызлар арасында VI Бөтенроссия “Ак калфак” бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Кызлар төрле биремнәр үтәделәр, шулар арасында: визитка, портфолио күрсәтү, яраткан һөнәрләре турында сөйләп мастер-класс күрсәтү, гаилә шәҗәрәсе белән таныштыру, татар халкының милли йолалары белү.

Сезгә татарлыкны саклап калуда күрсәткән тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт! Киләсе бәйгеләрдә зур уңышлар телибез!

Хөрмәтле җюри әгъзалары булып татар хатын-кызлары оешмасының “Ак калфак” Чистай шәһәрендә урнашкан бүлегенең рәисе Рушания ханым Закирова, Чистай районы мәгариф идарәсе методисты Рамилә ханым Сираҗетдинова һәм “Ак калфак”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*