tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Байкал аръягы мөселманнары Болгарда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына әзерләнә
Байкал аръягы мөселманнары Болгарда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына әзерләнә

Байкал аръягы мөселманнары Болгарда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына әзерләнә

Чита шәһәрендә Байкал аръягы крае губернаторы Александр Осипов Байкал аръягы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, имам-мөхтәсиб Алмаз Сәлахов белән очрашты. Дин эшлеклесе төбәк башлыгына Идел буе Болгар дәүләте халыклары Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында төбәктәге чаралар планын тәкъдим итте һәм аның ярдәменә өметләнүен әйтте.

Байкал аръягы краеның мөселман җәмгыяте чаралар планын әзерләгән. Могоча һәм Нерчинск шәһәрләрендә, шулай ук Яңа Чара бистәсендә мәчетләр төзелә, ә аларны ачылышы Россия мөселманнарының зур бәйрәменә багышлана.

Читаның Җәмигъ мәчете комплексында «Рәхмәтулла Нигъмәтуллин йорты» мәдәни мирас һәйкәле реставрацияләнәчәк.

Байкал аръягы крае мөселманнарының Диния нәзарәте край хөкүмәте һәм шәхсән губернатор Александр Осипов ярдәме белән якын арада архитектура һәйкәлен реконструкцияләү проектын әзерләүгә керешә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*