tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Сандугач” ансамбле үзенең 35 еллыгын бәйрәм итте (ХМАО-ЮГРА)

ВИДЕО: “Сандугач” ансамбле үзенең 35 еллыгын бәйрәм итте (ХМАО-ЮГРА)

Мәдәният – ул халыкның рухы, күңел көзгесе, горурлыгы. Халыкның үткәне һәм киләчәге. Шуңа күрә дә, 35 елдан артык булган “Сандугач” ансамбле халык йолаларын, традицияләрен саклап калу, торгызу эшләрен төп юнәлеш итеп алып бара. Киләчәктә дә мәдәниятле милләт булып саклану өчен безгә яшь буынны халкыбызның культура мирасы белән даими таныштырып тору, аны тарихыбызга хөрмәт белән карарга өйрәтү зарур. Йолдызларыбызның хезмәтләре күзгә күренми, үлчәүләрдә үлчәнми, тынгысыз, мәшәкатьле. Ничек кенә булмасын, “Сандугач”лар халкыбыз күңелен күрер өчен, җаннарына дәва алыр өчен кулыннан килгәненең барысында зур тырышлык белән башкара. Киләчәктә дә ансамбльнең эшчәнлеге дәвамлы булсын, ансамбльгә йөрүчеләрнең саны тагы да артсын, репертуарлар тагы да баесын. Бәйрәмегез белән, “Сандугач” лар!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*