tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәби туен Актанышта Әмирә башлады
Бәби туен Актанышта Әмирә башлады

Бәби туен Актанышта Әмирә башлады

Районыбызда Яңа елның беренче сабыен хастаханәдән хөрмәтләп, тантаналы шартларда чыгару күркәм традиция булып яши. Бәби туу һәр ата-анага сүз белән аңлатып бетерә алмаган шатлык-сөенеч алып килә. Актаныш демографик алдынгылыкны күтәреп Илвир һәм Алсу Хәйдәровларның сабыйлары 3 гыйнвар көнне дөньяга аваз салды. Әлеге матур гаиләдә бу бала 3нче нарасый.

Бүген бала тудыру йортыннан кызлары Илвина һәм Эльза да төсле шарлар белән сеңлекәшләрен каршыларга килгән иделәр.

Бәбинең башланып китәчәк тормышындагы иң беренче документын – туу турындагы таныклыкны, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткасын бәхетле әти-әнигә Актаныш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхммәдиева тапшырды. Шулай ук Гөлфинә Баян кызы һәр хуҗабикәнең кухнясында алыштыргысыз ярдәм китабы булган “Татар милли ашлары” тупланмасы белән бүләкләде.

Үзәк хастаханәнең баш табибы урынбасары Рөстәм Могътазиров та ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерде, саулык-сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Төкле аягың белән, кыз бала!

Юлай НИЗАЕВ. Автор фотосурәтләре

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*