tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Беларусь Республикасы мөфтие: “Телне онытсак та, без дин аша татар булып калдык”
Беларусь Республикасы мөфтие: “Телне онытсак та, без дин аша татар булып калдык”

Беларусь Республикасы мөфтие: “Телне онытсак та, без дин аша татар булып калдык”

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Минскның татар мәчетендә булды, аның эшчәнлеге белән танышты. Бүген бу гыйбадәтханәдә шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны көтәләр.

Искәртеп узабыз, кичә Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Беларусь Республикасына килде. Минскта Татарстан Президентының Беларусьтагы татар оешмалары вәкилләре белән очрашуы көтелә. Васил Шәйхазиев бу чараның модераторы булачак.

Васил Шәйхразиев Беларусь Республикасы мөфтие Абубәкер Шабановичка Ислам кабул итү, Изге Болгар жыены, Имамнар форумы турында мәгълүмат бирде. Татарстан мәчетләрендә вәгазь татар телендә генә бара, мәчетләр каршында якшәмбе мәктәпләре эшли, дип сөйләде ул. Балаларны да төрле чаралар үткәреп мәчеткә китерергә кирәклеген әйтте.

Мөфти һәм Милли шура рәисе Татарстан вузларына укырга керү өчен студентлар җибәрү турында да сөйләштеләр. Шулай ук Васил Шәйхразиев телне, мәдәниятне өйрәнер өчен балаларны Татарстан лагерьларына юлларга чакырды.

Беларусь Республикасы мөфтие Абубәкер Шабанович билгеләп үткәнчә, мәчет -ул исламны һәм татар милләтен торгызу үзәге.  Беларусь татарларының бу җирләргә күченүенә 622 ел булуын әйтте.

  • Безгә Татарстан белән элемтәләрне өзмәскә кирәк. Бик теләп Изге Болгар җыенында катнашырбыз. Без читтә яшәсәк тә, телне онытсак та, дин аша татар булып калдык, – диде Әбүбәкер Шабанович.

Беларусь Республикасы мөфтие Әбүбәкер Шабановичка Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*