tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Беларусь Республикасында
Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Беларусь Республикасында

Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Беларусь Республикасында

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген эшлекле сәфәр белән Беларусь Республикасына килде. Минск аэропортында аны “Чишмә” татар-башкорт мәдәни мирасы халыкара иҗтимагый берләшмәсе рәисе Э.Левшевич, Татбелнефтепродукт директоры И.Мөбәрәкшин, Белнефтехим вәкиле А.Казаченко каршы алды. Иртәгә Минск шәһәрендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның җирле татарлар белән очрашуы билгеләнгән. Васил Шәйхразиев әлеге чараның модераторы булачак.

 

Беларусь Республикасына татарлар 1319 елда килеп урнаша башлый. 2009 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча Беларусьта татарлар саны 7316 кеше тәшкил итә (рәсми булмаган мәгълүматлар буенча 11 меңнән артык татар исәпләнә)

Беларусь Республикасы татарлары XVI гасырда ук туган телләрен җуйганнар, иске белорус теленнән файдалана башлаганнар, әмма мөселман динен саклап калганнар.

Бүгенге көндә Белоруссиядә тугыз мәчет эшли.

Хәзерге вакытта «Чишмә» оешмасы Беларусь Республикасында Россия диаспорасының иң актив иҗтимагый берләшмәләреннән берсе булып тора. Ул Беларусьта татар мәдәниятен пропагандалау белән актив шөгыльләнә, халкыбызның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга ярдәм итә, Бөек Ватан сугышы елларында Беларусьны азат итү өчен һәлак булган сугышчы-татарлар истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эш алып бара.

1999 елдан башлап, Белорусь Республикасында Сабантуйлар уздырыла, “Белорусь татарлары тарихы ” китабы дөнья күргән, татарларның тарихы, мәдәнияте һәм мөселман дине буенча халыкара һәм Республика фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелә, китаплар бастырыла, дини һәм милли бәйрәмнәр билгеләп үтелә.

Татар иҗтимагый һәм дини оешмалары республикада үткәрелә торган милли мәдәният фестивальләрендә актив катнашалар,. Үзешчән сәнгать коллективлары да бар – «Ләйсән» фольклор ансамбле, «Горләвек» балалар ансамбле, «Чишмә» яшьләр ансамбле эшләп килә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*