tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинга һәйкәл ачтылар
Түбән Камада Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинга һәйкәл ачтылар

Түбән Камада Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинга һәйкәл ачтылар

Түбән Камада Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинга бюст ачтылар – яңа һәйкәл танылган полководец исемен йөртүче Татарстан кадетлар корпусы территориясендә куелды.

Һәйкәл ачылу тантанасы Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин катнашында узды.

«Ул чын герой иде, аның турындагы истәлекләрне яшь буын өчен мәңге сакларга кирәк», – диде Сергей Погодин.

1942 елда Гани Сафиуллин Сталинград сугышында батырлык күрсәткән 38 нче укчылар дивизиясен җитәкли. Аның дивизиясе хәрби хезмәткәрләре Сталинград янында 18 меңнән артык солдат һәм дошман офицерын әсирлеккә ала,108 танкны, 1 меңнән артык автомашинаны, 22 самолет һәм өч бронепоездны юк итә. Үз батырлыклары өчен дивизиягә гвардия, ә Гани Сафиуллинга генерал-майор исеме бирелә.

1943 елның апрелендә аны 25 нче гвардия укчылар корпусы командиры вазифасына билгелиләр. Алар Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә. Алга таба генерал җитәкчелегендә совет сугышчылары Румынияне, Венгрияне, Чехословакияне немец илбасарларыннан азат итә.

Гани Сафиуллин 1973 елда Казанда вафат була.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*