tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Беларусь Республикасының иҗат коллективы Бөтендөнья татар конгрессында булды
Беларусь Республикасының иҗат коллективы Бөтендөнья татар конгрессында булды

Беларусь Республикасының иҗат коллективы Бөтендөнья татар конгрессында булды

Бүген , 31 август көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Беларусь Республикасының иҗат коллективы белән очрашу узды.Быел “Ләйсән»сәнгать фольклор ансамбле Татарстан Республикасы көне уңаеннан үткәрелгән «Уйнагыз, гармуннар» фестивалендә , «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестиваль-конкурсында катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров “Ләйсән» ансамбленең иҗат коллективына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның рәхмәт сүзләрен җиткерде:

-Программаны әлеге иҗади сәфәр күңелләрегездә озак еллар буе сакланырлык итеп төзергә тырыштык. Сез төрле проектлар, чаралар оештырып Белорусь Республикасында татар исемен яңгыратасыз. Әлеге  эшегез өчен аерым зур рәхмәт сезгә. Казанда булуыгыз әле озак еллар йөрәгегездә якты хатирә булып калыр диеп ышанабыз.

  • 2017 елда «Ләйсән» фольклор ансамбле, башка 12 милләт ансамбльләре  белән беррәттән, Миньск-Мазовецк һәм Варшава шәһәрләрендә «Польша-Восток» ширкәте оешуга 25 ел тулу уңаеннан уздырыла торган концерт программасында катнашкан Беларусь иҗат делегациясе составына кергән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*