tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дәниз Бәдретдин: Татарстан Республикасы көне татарларны уятып җибәрә
Дәниз Бәдретдин: Татарстан Республикасы көне татарларны уятып җибәрә

Дәниз Бәдретдин: Татарстан Республикасы көне татарларны уятып җибәрә

Финляндия татары, бүгенге көндә Эстониядә яшәүче рок-музыкант Дәниз Бәдретдин Татарстан Республикасы көне татарларны уятып җибәрә дип саный.

«Татарстан Республикасы көне, исеменнән аңлашылганча, әһәмияте зур булган бәйрәм. Хәзер без бик катлаулы заманда яшибез. Элегрәк аның статусы, дәрәҗәсе күпкә зуррак иде кебек. Бу бәйрәм безне, татарларны, уятып та җибәрә кебек», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның фикеренчә, иң мөһиме – вак-төяк проблемалар башны авырттырмаска, иң элек татарлар һәм төрки халыкларны берләштерү турында уйланырга кирәк. «Татарларның беренче эше – телебезне, мәдәниятебезне үстерү, күтәрү, кулда тоту», – диде ул.

Дәниз Бәдретдин Tat cult fest фестивалендә «Татарстан поезды» пластинкасыннан җырларны яңартып башкарганын әйтте. «Берничә халык көен дә башкарабыз, аларга заманча аранжировка ясадык. «Селфи» дигән яңа җырыбыз да бар, ул хәзерге заман кешеләренең карашларына бераз «чәнчеп» тә ала», – диде ул.

Рок-музыкант үз җырларын яза башлагач, 1992 елда «Акт» коллективы музыкантлары белән берләшә һәм Бөтендөнья татар конгрессының беренче съездында «Спекулянтларга сәлам» җыры белән чыгыш ясый. «Ул җыр әле дә актуаль, җырның сүзләре 30 ел элек язылган булуга карамастан, бүгенге көнгә туры килеп тора», – диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*