tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Бәллүр каләм» республика конкурсы җиңүчеләре билгеле
«Бәллүр каләм» республика конкурсы җиңүчеләре билгеле

«Бәллүр каләм» республика конкурсы җиңүчеләре билгеле

Журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXVII республика конкурсы лауреатлары билгеле.

«Журналистикага тугрылык өчен» номинациясендә «Нурлат-информ» журналисты Резеда Гыйняева һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясеннән Алсу Әсхәдуллина җиңү яулады.

«Мультимедиалы редакция» номинациясендә «Хозур» нәшрият йорты һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе җиңде.

«Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе» номинациясе җиңүчеләре – «Ялкын» журналы редакциясе, «Зеленодольская правда» газетасы редакциясе.

«Һөнәрдә иң яхшысы» номинациясендә җиңүчеләр булып, «Татмедиа» агентлыгыннан Равил Мукменов һәм ДТРК «Татарстан»нан Айзилә Батырханова танылды.

«Ел фоторепортеры» номинациясендә «Челнинские известия» газетасыннан Антон Катушенок җиңде.

«Ел телеоператоры» номинациясе җиңүчесе – «Актаныш-информ»нан Марат Саррахов.

«Нәтиҗәле матбугат хезмәте» номинациясендә җиңүне Казан дәүләт медицина университетының матбугат хезмәте яулады.

«Популяр блогер» номинациясендә җиңүчеләр – Рәсим Хаҗиев, Илнар Идрисов.

«Туган тел» номинациясендә «Яңа гасыр» телекомпаниясенең Магнитогорскитагы корреспонденты Гөлдар Хафизова җиңде.

«Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын иң яхшы яктырту» номинациясендә җиңүчеләре – «Нократ дулкыннары» радиоканалы, «Татарстан 24» телеканалы.

«Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елын иң яхшы яктырту» номинациясендә җиңүчеләр – «Кайбыч таңнары» газетасы редакциясе һәм ДТРК «Татарстан» корреспонденты Раил Садретдинов.

«Татарстан Республикасында милли проектларны яктырту буенча иң яхшы редакция» номинациясендә Мөслим районыннан «Авыл утлары» газетасы редакциясе, «Республика Татарстан» газетасы редакциясе җиңде.

«Ел медиа шәхесе» номинациясендә ТР Фәннәр Академиясе президенты Рифкать Миңнеханов җиңде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*