tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан журналистлары Киров өлкәсенә пресс-турга барачаклар
Татарстан журналистлары Киров өлкәсенә пресс-турга барачаклар

Татарстан журналистлары Киров өлкәсенә пресс-турга барачаклар

Бөтендөнья татар конгрессы милләттәшләребез күпләп яшәгән регионнарның хәл-торышы белән халыкны таныштыру максатыннан даими пресс- турлар уздырып килә. Иртәгә, 23 май, Татарстан Республикасыннан журналистлар төркеме Киров өлкәсенең Малмыж районына барачаклар.

Программа кысаларында Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен өлкәнең “Дуслык” татар гәҗите редакциясе, Иске Йөрек, Яңа Смәил, Татар Кумбашы авыллары тормышы белән таныштыру планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*