tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурлатта балаларга әхлак тәрбиясе бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
Нурлатта балаларга әхлак тәрбиясе бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Нурлатта балаларга әхлак тәрбиясе бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мәгариф үзәгендә «Балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү – уртак максатыбыз» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узды.

Үсеп килүче буынны тәрбияләү планындагы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуда дин әһелләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, мәктәп директорларының милли мәсьәләләр буенча урынбасарлары, туган тел һәм әдәбият укытучылары, ислам нигезләре укытучылары һ. б. катнашты.

Көн тәртибенә балаларны рухи-әхлакый тәрбияләүдә мәктәпләр һәм дини иҗтимагый оешмаларның үзара эшчәнлеге, укучыларда этика, мәдәният турында күзаллаулар формалаштыру, традицион мәдәни кыйммәтләрне торгызу мәсьәләләре куелды.

“Менә инде 4 ел дәвамында мәгариф идарәсе белән Тәгълим үзәге арасындагы ике яклы килешү нигезендә район мәктәпләрендә татар телле балалар өчен рухи-әхлакый тәрбия дәресләре үткәрелә. Дәресләрне белем бирү үзәге укытучылары расланган программа буенча алып бара. Балалар бу дәресләргә рәхәтләнеп йөриләр, аралашу культурасын, тирә – юньдәгеләргә әдәпле мөнәсәбәтне, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтүне өйрәнәләр», – дип билгеләп үтте милли мәсьәләләр буенча мәгариф идарәсе методисты Фәридә Ярмөхәммәтова.

Конференция барышында катнашучылар балаларны рухи-әхлакый тәрбияләүгә һәм курсларны таратуга юнәлдерелгән чаралар турында фикер алыштылар, мәктәпләрнең һәм мөхтәсибәтнең бу юнәлештә уртак эшчәнлеген үстерү перспективаларын билгеләделәр, белгечләрнең, педагогларның, мәчет каршындагы курслар укытучыларының, җәмәгатьчелекнең игътибарын дәүләт тотрыклылыгын ныгытуда традицион мәдәни кыйммәтләрне торгызуның әһәмиятенә җәлеп итү кирәклеге турында сөйләделәр.

Районның имам – мөхтәсибе вазыйфаларын башкаручы ярдәмчесе Руслан хәзрәт Фәрхетдинов мондый конференцияләрне татар халкының дини һәм милли кыйммәтләрен, телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау планында үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

“Мөхтәсибәттә һәм район мәчетләрендә балалар өчен түгәрәкләр эшли, анда аларны ислам нигезләренә генә түгел, ә үз халкының тарихына, традицион кыйммәтләренә, Ватанга мәхәббәткә хөрмәт күрсәтергә өйрәтәләр. Җәй көне барлык мәчетләрдә, шулай ук мөхтәсибәттә балалар лагерьлары эшләячәк», – дип билгеләп үтте Руслан хәзрәт.

Конференциядә катнашучылар ике сәгать дәвамында мөгаллим Земфира Мортазина, «Минегөл» мәчете имамы-хатыйбы Фәнис хәзрәт Гыйниятуллин, гимназиянең туган тел укытучысы Рузалия Мостафина, мәчет каршындагы курслар укытучысы Гөлсирә Мөхәммәтова һәм башкаларның докладларын тыңладылар.

Чара чәй өстәле артында дәвам итте.

Чыганак: nurlat-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*