tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер җылы сүз, бер ягымлы караш- Балаларны «Игелек үзәге» Сабантуйга җыйды
Бер җылы сүз, бер ягымлы караш- Балаларны «Игелек үзәге» Сабантуйга җыйды

Бер җылы сүз, бер ягымлы караш- Балаларны «Игелек үзәге» Сабантуйга җыйды

Кичә «Бүләк» чаңгы базасы мәйданында балаларны яклау көне уңаеннан «Игелек үзәге»нең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә карауда булган балалар өчен бәйрәм чарасы оештырылды.

Бәйрәм җыр, бию, уен, ярышлар белән үрелеп барды. Чараны музыкаль яктан “Яшьлек” яшьләр үзәге  хезмәткәрләре бизәде. Бүләкләр хәйриячеләр, шәхси эшмәкәрләр Максүтов Дамир һәм Илнур, Авдалян Аликларның матди ярдәменә алынды. Иганәчеләребезгә балаларның рәхмәтләрен җиткерәбез.

“Игелек үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлеге караудагы балалар белән һәрвакыт очрашып, хәлләрен белешеп тора. Очрашуларны да еш оештырабыз. Әмма бүгенге бәйрәм аларга аеруча нык ошады. Балалар әти-ниләре белән бергәләп ял иттеләр, хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Башка гаиләләр белән аралашып, дуслашып беттеләр. Кайчагында кыенсынып, читенсенеп торган балаларга бер җылы сүз, бер җылы караш җитми кала. Ә бүгенге Сабантуйда социаль педагоглар һәр баланы уеннарга әйдәде, мактап, үсендереп җиңүгә этәрде. Беркем дә читтә моңаеп тормады.

Әти-әниләр дә ул-кызларының ачылып, иркенләп бәйрәм итүен күреп сөенде. Киләчәктә дә мондый чаралар еш үткәрелсен иде, дигән теләктә алар.

Чыганак: aktanysh-rt

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*